Яңа туган малайга Марк дип исем кушканнар, ул Любимовлар гаиләсендә өченче бала.
Күп балалы гаиләне шатлыклы вакыйга белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров котлады.
"Сабыйның, әтисе кебек үк, үз Ватанының чын патриоты булып үсүен телим! Гаиләгездә һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә балалар зур шатлык һәм чын горурлык булсын», – диде Иван Николаевич Любимовларга бала туу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырганда.
СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга махсус сугышчы үзе дә кайткан.
"Мин 2022 елның көзендә мобилизация буенча махсус операциягә чакырылдым, берничә тапкыр ялга кайттым. Бу отпускның баланы каршы алу вакыты белән туры килүенә шатмын. 1 яшь ярымлык кызым Софияне бала тудыру йортыннан үзем каршы ала алмадым, яраланганнан соң госпитальдә яттым. Бүген бөтен гаиләбез җыелды, һәм без бик бәхетле", - дип уртаклашты сугышчы.
Көрәшченең хатыны Елена Любимова сүзләренчә, Марк чын баһадир булып туган-авырлыгы 4 кг, буе 58 см.