Гасырлар дәвамында меңьеллык бай тарихы булган Киекле авылы халкын сугарып торган Иске чишмәне торгызу һәм төзекләндерү яхшы эш булды.
Ләкин еллар узгач, аның территориясе ташлар астында күмелеп калган. Ир-егетләрнең фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә чишмәгә кабат сулыш өрделәр. Беренче чиратта, юл салынды, үтеп керә алмаслык урманга әверелгән куак үсентеләрен чистартып, су агып китү өчен тирән һәм озын чокыр казыдылар, аның янәшәсендәге территорияне бетонлаштырдылар, кое боҗралары урнаштырдылар. Ә 20 ел элек чишмәне саклау максатыннан авыл кешесе Илнар Галимов урнаштырган иске куыш урынына чишмәдән су алу һәм ял итү өчен уңайлыклар тудырылган яңа чатыр-куыш төзегәннәр. Сабантуй батыры – авыл көрәшчесе Зөлфәт Сөнгатуллин, ә аның ярдәмчеләре – төрле һөнәр осталары Рәис Гайнуллин, Айрат Заһретдинов, Марсель Билалов, Илфат Әбделвәлиев, Раил Мингалимов, Фәнис Вафин, Илшат Сафин бар. Алар шәһәрдә яки авылның үзендә яшәүләренә карамастан нинди генә эшкә тотынмасыннар, аны ахырына кадәр җиткереп чыгалар. Бу егетләрнең чишмәне төзекләндерүгә тырышлык һәм ныклык белән тотынуларын күргәч, бик теләп матди ярдәм күрсәтүчеләр яки үзләренә булышырга килүчеләр саны икеләтә арткан. Чистайда яшәүче Айнур Шәймәрданов үзе дә ярдәм итә икән, Фәрит Сәлахетдинов, Алмаз Галләмов, Илнар Галимов һәм Равил Мөхетдинов барлык төзелеш материаллары белән тәэмин итәләр. Төзекләндерү белән шөгыльләнүче эшчеләр өчен кайнар аш оештырган авылдашларына да рәхмәт әйтәсе килә. Бу бит шактый көч һәм чыгымнар таләп итә бит. Мессенджерларның берсендә авылдашлары төркемендә матди һәм башка ярдәм оештыру турында сүз кузгаткан егетләргә дә, ди Зөлфәт. Киекле халкы бүгенге көндә иске зиратны чистартып, тәртипкә китергән егетләргә дә бик тә рәхмәтле.
Егетләребезнең фидакарь тырышлыгы белән «Иске Чишмә» һәм аңа алып баручы юл да ачылды. Чишмәгә юл өзелмәс дигән изге теләктә калабыз.
Гөлия Галләмова, «Ак калфак»татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе