2 ноябрьдә бик көчле җил турында кисәтү

2024 елның 1 ноябре, җомга

Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, атмосфера фронтлары үткәндә, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә уртача һәм көчле явым-төшем, урыны белән юеш кар һәм бозлавык катыш кар, явым-төшем вакытында  күз күреме мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начараюы, шулай ук Көнбатышка таба юнәлеше үзгәрүчән көньяктан көчле җил секундына 15-20 м/с кадәр, 05 сәгатьтән 23 сәгать аралыгында урыны белән бик көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 25 м/с ка кадәр җитүе ихтимал.

Һава температурасы төнлә +2..-2°тәшкил итәчәк, иртән һәм көннең беренче яртысында циклонның җылы секторында +4..+9°га кадәр күтәреләчәк, көн дәвамында кичкә температураның +3..-2° кә кадәр төшүе көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булачак.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, циклонның төньяк-көнчыгышка китүе белән, Татарстанда аның тыл өлеше тәэсирендә вакыт-вакыт кар һәм юеш кар явып торачак. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык, күз күреме начараю көтелә. Көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 м  сакланачак.

Төнлә температура -1° дән -5°кә кадәр, көндез -2 ° дән +1 ° гә кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык.

Бу көннәрдә циклонның үтүе атмосфера басымының кискен һәм сизелерлек тирбәнешләре белән бергә барачак. Киләсе 3нче тәүлектә, 4-6 нчы ноябрьдә, республикада циклоник типтагы һава торышы сакланачак, вакыт-вакыт кар азрак булачак һәм һава температурасы салкын булачак: төнлә -2..-8° гә кадәр, көндез -1°дән -3 ° кә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International