2024 елның 1 ноябренә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы.
Ноябрьнең беренче көнендә Нурлатта аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1˚.
Көндез максималь температура 0..+2˚.
Төнлә һәм көндез юлларның аерым өлешләрендә бозлавык барлыкка килүе ихтимал