"Илебезне, халкыбызны аерып торучы билге булып Ватан тарихындагы катлаулы мизгелләрдә халыкның берләшә белүе һәм үз Ватанын яклый белүе тора. Бүген дә безнең нурлатлылар-эшләүче кешеләр, пенсионерлар, волонтерлар, предприятиеләр фашизмга каршы көрәштә бөек Россиябез мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребезгә ярдәм итү буенча гаять зур эш алып баралар. Әйе, безгә хәзер авыр, әмма җиңү безнең кулда булачак!"- диде ул, хәйрия концертларын оештыруда һәм уздыруда катнашкан барлык район халкына рәхмәт белдереп.
Махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүгә керткән зур өлешләре өчен Дамир Азат улы җирле волонтерларны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Кайбер нурлатлыларны «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медальләре һәм «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе Нурлат җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Аларны «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Зиннур Мотаһиров һәм СВО зонасына гуманитар сәфәрләрне оештыручыларның берсе, «Сугышчан туганлык» вәкиле Владислав Кузьмин тапшырды.
Концертта район сәхнә осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Барлык номерлар да патриотик рухлы иде, якташларыбыз - СВОда катнашучыларның әниләренә багышланган видео сәламләүләре үзенчәлекле атмосфера тудырды.
«Бик дулкынландыргыч булды, еладык, – дип үз фикере белән уртаклашты Любовь Кузнецова. Ул Мәскәүдән туганнарына кайткан һәм концертка килергә булган. Булдыра алганча ярдәм итәбез. Шушы көннәрдә Төрнәскә дус кызым янына бардым. Барып керсәм, ул ул кишер чистартып утыра, СВО катнашучылары өчен киптерәм, ди. Менә мин дә аңа ярдәм: чистартабыз, ваклыйбыз, киптерәбез».