Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2002 елдан бирле Евгений Савинов җитәкләгән җәмгыять рәисен яңадан сайлау булды. Шушы еллар эчендә Евгений Кузьмич Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагыларның торак-көнкүреш шартларын яхшырту буенча зур эш башкарылган.
Конференция делегатлары район инвалидлар оешмасының яңа рәисе итеп Җәмилә Мингалиеваны сайлады. Җәмилә Миңрахмановна әйтүенчә, ул оешма сафларына яңа әгъзаларны җәлеп итү эшен дәвам итәчәк, тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләрнең лаеклы варисы булырга тырышачак.
Конференциядә яңартылган идарә алдына куелган максатлар һәм бурычлар каралды. Шул исәптән социаль яклау органнарында исәптә торучы инвалидлар арасыннан оешма сафларын тулыландыру өстендә эшләү, инвалидлык төркеме булмаган, әмма проблемалары борчыган кешеләрне оешма эшенә җәлеп итү, район иҗат чараларында, спорт ярышларында катнашу һ. б.