Нурлат педагогларын Татарстан Президенты котлады

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Иң яхшы педагогларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Чарада район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе дә катнашты.

Делегация составында шулай ук 2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флюра Мәһдиева, 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлсинә Мифтахова һәм интернет-мәктәп директоры Ольга Бурнашевская да бар иде.

Моннан тыш, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин "Авыл укытучысы - 2021" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Бу конкурста җиңүчеләр арасында Нурлат районы педагогы да бар.

"Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек" номинациясендә укытучы Индира Әхмәтвәлиева бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International