Татьяна Фролова, барлык укытучылар шикелле үк, үзе белем бирә торган фәннәрне иң яхшылары дип саный. Һәм ул моны бик гади итеп аңлата: «Нәкъ менә әдәбият дәресләрендә укучылар игелек, шәфкать, башкалар хәленә керә, гафу итә белү кебек төп төшенчәләрне үзләштерәләр. Укытучының хезмәте әнә шуннан гыйбарәт тә». Татьяна Петровна шәһәрнең 3нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Сүз уңаеннан, ул әлеге мәктәпнең гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган данлыклы чыгарылышларыннан, биредә 1994 елдан бирле хезмәт куя. Эшендә төп белемнәргә генә түгел, елданел ныгый барган үз принципларына да таяна. Боларның барысыннан да аның шәхси педагогик фәлсәфәсе туган.
– Укыту чы ук у чыларга белемнәрне шаблоннар кулланып кына бирергә тиеш түгел, дип саныйм. Аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, үз карашларын булдырырга һәм аларны дәлилли белергә, үзләрендә иң яхшы һәм изге кешелек сыйфатларын сакларга өйрәтергә кирәк. Болар балаларга киләчәктә уңыш казанырга ярдәм итәчәк, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Татьяна Фролова. Ул 38 еллык педагогик тәҗрибәгә ия, соңгы вакытта аның фәне буенча ныклы белем алырга теләгән укучыларның саны арта. Аның быелгы чыгарылышларының уңышлары да сөендерерлек: Алсу Маняпова – әдәбият буенча, ә Әдилә Яруллина рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйдылар. Педагог билгеләп үткәнчә, уңышка бер ялгызың гына ирешеп булмый. Шуңа күрә ул үзе белән бергә эшләүче коллегаларына, балаларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәтле. Үз остазларына исә Татьяна Петровна аерым рәхмәт сүзләрен юллый. Ул һәрвакыт педагог – һөнәр түгел, ә сәләт дип санаган. Чын укытучы булу өчен балаларны ярату гына аз, алар белән, көчеңне дә, вакытыңны да кызганмыйча, бөтен күңелне биреп эшләргә кирәк. Әле мәктәп партасы артында утырганда ук Татьяна Фролова үз укытучыларына тирән ихтирам һәм соклану белән караган. Һөнәр сайлаганда сәләтле тел укытучысы Римма Яковлевна Голованованың үрнәге зур булды, ди.
– Аның дәресләре бүгенге көнгә кадәр онытылмый. Хәер, безнең мәктәп һәрвакыт үзенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән дан тотты. Коллектив әлеге матур традицияне бүген дә зур теләк белән дәвам иттерә, – дип уртаклашты Татьяна Петровна. Холкы буенча ул бик ачык, оптимистик рухлы, шат күңелле кеше. Йөрәк кушуы буенча сайлаган һөнәренә тугры калып, үз укучыларының күңеленә дә игелек, акыл, мәңгелек кыйммәтләр орлыклары сала. Чын укытучы шундый булырга тиеш тә!