Узган шимбәдә Нурлатта якташыбыз Алмаз Фәхретдинов истәлегенә стела ачылды.
1999 елның 13 августында Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алмаз Фәхретдинов турындагы хәтерне мәңгеләштерү 5нче “Төньяк” ТОСы белән Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы Нурлат бүлекчәсе тырышлыгы белән мөмкин булган. Әлеге мөһим эштән шул урамда, микрорайонда яшәүчеләр дә читтә калмаган. Чарага солдатның әнисе, чын Ватан сакчысы тәрбияләп үстергән Әлфия Фәхретдинова да килгән иде. Ул стела ачылуга катнашы булган барлык нурлатлыларга да ихлас рәхмәтләрен белдерде. Изабелла Буланованың яу кырларында ятып калганнарга багышланган шигыреннән соң исә күпләрнең күзләре яшьләнде. 9нчы мәктәптә белем алучы яшь буын вәкилләре биредә чын Батырлык дәресе алдылар. Мәктәпнең яшьармиячеләр отряды җитәкчесе Алексей Тихонов стеланы карап торуны үз өсләренә алачакларын әйтте. Чара бүләкләүләр белән тәмамланды. Биредә ТОС рәисе Николай Фадеевка һәм якташыбыз хакындагы хәтерне мәңгеләштерүгә ярдәм иткән һәркемгә Рәхмәт хатлары тапшырылды. – Алмазны, аның фаҗигале язмышын нурлатлылар һәрчак йөрәкләрендә саклаячак. Без Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз исемнәре белән аталган барлык урамнарда да шундый һәйкәлләр урнаштырырга ниятлибез, – дип билгеләп үтте җирле “Хәрби туганлык” оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин.