Нурлатта капиталь ремонттан соң тагын бер балалар бакчасы ачылды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Агымдагы атна “Тиенкәй” балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм анда йөрүче сабыйлар өчен көтеп алынган күңелле вакыйга белән башланып китте – мәктәпкәчә учреждение капиталь ремонттан соң янә үз ишекләрен ачты. 30 елдан артык тарихка ия балалар бакчасы беренче тапкыр шундый үзгәрешләр кичерде. Элеккеге бинадан биредә бары тик стеналар гына үзгәрмәгән, калган бар нәрсәләр дә төзүчеләр көче белән тулысынча яңарган. Ачылу тантанасында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар т а м ы р д а н  ү з г ә р г ә н төркемнәр һәм дәресләр өчен бүлмәләрне карадылар, сабыйлар белән аралаштылар. Зәвыклы нәфис төсләргә буялган стеналар, аларга төшерелгән әкият геройлары рәсемнәре, яңа җиһазлар, заманча җайланмалар... Боларга карап балалар өчен моннан да уңайлырак урын юктыр дигән нәтиҗәгә киләсең. Чараның тантаналы өлеше музыка залында дәвам итте. Аны үзләренең матур чыгышлары белән “Тиенкәй”гә йөрүче балалар ачты. Алмаз Сәлимович та әлеге шатлыклы вакыйга уңаеннан үзенең котлавын һәм теләкләрен җиткерде.

 – Б а л а л а р – б е з н е ң киләчәгебез, алар уңайлы шартларда тәрбияләнергә тиеш, белемле һәм культуралы, үз туган җирләренең чын ватанпәрвәрләре булып үссеннәр, – диде ул. Биредә үк ул подряд оешмасы вәкилләренә Рәхмәт хатлары, ә бакча мөдиренә кирәкле җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырды. Балаларының шатлыкларын уртаклашырга аларның әти-әниләре дә килгән иде. – Безнең өчен бу көтеп алынган көн, бакчабыз танымаслык булып үзгәрде. Дуслары, тәрбиячесе белән күрешкәч, улыбыз Әмир бик сөенде. Ә без аның белән бергә шатланабыз, – дип уртаклаштылар Айгөл һәм Илназ Бакаевлар. Бакча мөдире Венера Сәгыйрова әйтүенчә, быел бакчага 120 бала йөриячәк. – Капиталь ремонтта башыннан азагына кадәр бөтен коллективыбыз катнашты. Без балалар тизрәк яраткан бакчаларына кайта алсын өчен төзүчеләргә бар яклап ярдәм итәргә тырыштык, – диде Венера Хәнифовна. Гомумән, мәктәпкәчә учреждение үзе генә түгел, аның территориясе дә нык үзгәреш кичерде: ерактан ук бина якты төсләргә күмелгән фасады, матур элмә тактасы һәм яңа уен комплекслары белән үзенә чакырып тора. Яңартылган балалар бакчасына әле күптән түгел генә салынган тротуарлар буйлап килү дә сабыйларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә күңелле булырдыр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International