Нурлат районында укучыларны йөртү өчен 30 мәктәп автобусы җәлеп ителгән

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

Районда мәктәп укучыларын 30 автобус йөртә. Көн саен 627 бала аларга утырып укырга бара һәм, дәресләр тәмамланганнан соң, өйләренә кайта.

Мәктәп укучыларын йөртүдә куркынычсызлык мәсьәләсенә ЮХИДИнең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре дә зур игътибар бирәләр. Уку елы алдыннан оештырыла торган традицион тикшерүләрдән тыш, алар даими рәвештә автобус йөртүчеләр белән инструктажлар, балалар белән әңгәмәләр үткәрәләр.

– Барлык автобуслар да техник карау үтәләр, бары тик җентекләп тикшерелгәннән соң гына аларга юлга чыгарга рөхсәт бирелә. Рейдлар барышында автобусларның төзеклеген, йөртүчеләрнең документларын тикшерәбез, балаларга җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искәртәбез, – диде Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов. Болардан тыш, алар ел саен мәктәп т р анспортының маршруты буенча рейдларга чыгалар, автобус тукталышларының, борылу өчен мәйданчыкларның булубулмавын тикшерәләр. Ачыкланган барлык кимчелекләр буенча тиешле инстанцияләргә предписаниеләр төзелә. Шундый рейдларның берсенә без дә чыктык. Хокук сакчылары тарафыннан туктатылган автобус йөртүчеләрнең берсе Алик Хайров иде. Руль артында ул 40 елдан артыграк. Соңгы 10 елда укучыларны Чуваш Мәнҗесе авылыннан шәһәрнең 9нчы мәктәбенә йөртә. Көн саен икешәр: дәресләргә кадәр һәм аннан соң берәр рейс ясый. Болардан тыш, ул укучыларны төрле чаралар, экскурсияләр, имтиханнарга да илтә.

 – Балалар белән эшләү кызыклы, шул ук вакытта бик җаваплы да, чөнки аларның әти-әниләре миңа иң кадерле кешеләрен ышанып тапшыралар бит. Иртә белән без һичшиксез инструктаж үткәрәбез, моның өчен махсус журнал бар. Һәр рейс балаларны озатучы педагог катнашында үтә, – дип сөйләде Алик Сабирович. Тикшерү барышында Алик Хайров автоинспекторлар тарафыннан бер генә шелтә дә алмады: транспорт чарасы төзек, барлык кирәкле документлары бар, пассажирларның иминлек каешлары каптырылган. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аңа хәерле һәм имин көн теләгәч, ул үз юлын дәвам иттерде. Шәһәрнең автотранспорт предприятиесендә дә мәктәп укучыларын йөртүне игътибар үзәгендә тоталар.

 – Моның өчен без бары тик иң җаваплы һәм тәҗрибәле йөртүчеләрне генә эшкә җәлеп итәбез. Аларның барысы да махсус курсларда укый. Курсларны тәмамлаганнан соң, һәркайсы эшчәнлеген дәвам иттерү хокукы бирә торган таныклык ала. Шулай ук алар мәктәп укучыларын ташыганда юл хәрәкәте иминлеге, террорчылык һәм коронавирусны профилактикалау буенча инструктажлар узалар. Автобус шоферлары рейска медицина тикшерүе үткәннән соң гына чыга, – дип билгеләп үтте Нурлат автомобиль транспорты предприятиесе генераль директоры Идрис Кәримов. Аның сүзләренә караганда, барлык автобуслар да ГЛОНАСС, йөртүчене чакыру төймәсе, тахограф һәм һәр пассажирга исәпләнгән иминлек каешлары белән җиһазланган. Димәк, балаларын белем алырга мәктәп автобусларында җибәрүче ата-аналар аларның иминлеге өчен тыныч була алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International