Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан башкаласында узган ярминкәдә катнаштылар

2021 елның 2 октябре, шимбә

"Казан"агросәнәгать паркында өлкәннәр декадасына багышланган ярминкә узды.

Нурлатлылар Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, кооперативлар һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре башкала халкына киң ассортиментта продукция тәкъдим иттеләр.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан нурлатлылар өлкән буын вәкилләрен кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International