«Бердәм Россия» нең Нурлат тарафдарлары өлкәннәр көненә акция уздырдылар

2021 елның 2 октябре, шимбә

Нурлатта «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары өлкәннәр көненә багышланган хәйрия акциясе оештырды.

Алар өлкән буын кешеләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Өлкәннәр декадасы һәм «игелекле эшләр партиясе» календареның эш проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе тарафдарлары советы «Яшь гвардия» җирле оешмасы әгъзалары белән берлектә өлкән буын вәкилләре янына барды. Алар ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International