Шушы көннәрдә «Форпост» үзәге хезмәткәрләре Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов катнашында 2 нче мәктәп укучылары өчен түгәрәк өстәл уздырды. Сөйләшү «Терроризм-җәмгыятькә янаучы " темасына узды.
Чараның максаты - «экстремизм» һәм «терроризм» төшенчәләренең асылын аңлату, аларның типлары һәм максатлары; хәзерге җәмгыятьтә террористик характердагы төп куркынычлар белән таныштыру.
Очрашу барышында Сәйяр Рафаэлович балаларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Ул балаларга шикле әйберләргщ тап булганда куркынычсызлык чаралары, экстремизм һәм терроризм күренешләре, аларның төрләре, характерлы сыйфатлары турында искә төшерде.
Өлкән сыйныф укучылары әңгәмәдә актив катнашты, төрле темаларга сораулар бирде.