Нурлатта ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасының конференциясе узды

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген Шәһәр мәдәният сараенда район ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе булды.

Быелгы конференция аерым атмосферада узды, иҗтимагый оешмага 40 ел тулды, ул 1980 елда оештырылган. Узган ел кертелгән чикләү чаралары аркасында юбилейны бәйрәм итү мөмкин булмады, шуңа күрә быел конференция символик рәвештә өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

Конференция эшендә Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Конференциядә җирле оешма советы рәисе дә сайланды, бу вазыйфага кабаттан әлеге оешманы 11 ел дәвамында җитәкләүче Разия Садретдинова билгеләнде. Чара бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International