Өлкәннәр декадасының беренче көнендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин районыбызда яшәүче өч ветеранга район газетасына әбунә бүләк итте.
Менә инде ничә ел рәттән “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасына әбунә акциясе нәкъ менә Алмаз Сәлимовичның җиңел кулы белән башланып китә. Быел исә акциябез “90 ел сезнең белән” дигән исем астында уза һәм бер вакытта ике мөһим вакыйга – Халыкара өлкәннәр көне һәм газетабызның 90 еллык юбилеена багышлана.
– Акциягә нәкъ менә Өлкәннәр көнендә старт бирүебез символик мәгънәгә ия. Бу бүләкләрне күпь еллык һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт билгесе буларак кабул итегез. Сез бүген дә актив һәм яшь буын өчен үрнәк булып каласыз, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы, өлкәннәргә әбунә квитанцияләре һәм бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырып. Бу юлы район башлыгына кунак итеп район авылларында озак еллар төрле тармакларда хезмәт куйган, райондашларының хөрмәтен казанган кешеләр чакырылган иде. Шулай ук күркәм традициягә тугры калып, район башлыгы аларга газетаны татар, рус, чуваш телләрендә яздырды. Мәсәлән, Илюткинода яшәүче Виталий Леонтьевич Михайлов район газетасын чуваш телендә алдыра. Ул 40 еллык педагогик стажга ия, туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында мәгълүматлар җыя. Гәйтәннән Валентина Аркадьевна Уфимова киләсе елда “Дружба” газетасы алдырачак. Җирле хуҗалыкта 50 елга якын эшләп лаеклы ялга чыккан ул, 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүген дә авыл тормышында актив катнаша, җирле клуб каршындагы “Калинушка” хорының башлап җырлаучысы да икән әле. Сөйләшү барышында исә җирле коллективка музыкаль үзәк кирәк булуы ачыкланды һәм район башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм булачагын әйтте. “Дуслык” газетасына әбунә һәм бүләкләрне Әхмәт авылында гомер итүче Минвасыйл Нурхәмәт улы Галимов да рәхмәтләр белән кабул итте.
– Газетаны бик теләп укыйм. Үземне белгәннән бирле аннан аерылганым юк. “Дуслык” аша барлык яңалыкларны белеп торабыз, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ул. Гомумән, очрашу ветераннарда бик матур тәэсирләр калдырды. Чәй өстәле артында җылы аралашудан соң алар Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда, шулай ук шәһәрнең яңа җәмәгать киңлекләрендә дә булдылар.