Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 октябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУннән 2021 елның 1 октябрендә кичке 22 сәгатьтән алып 2 октябрьдә көндезге  10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз

Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International