Семинар Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары җитәкчелегендә узды.
Утырыш барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева район картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт җитәкчеләре алдына берничә мәсьәлә куйды.
Шулай итеп, Юлия Ивановна, беренче чиратта, пандемия белән бәйле учреждениеләрдәге эшләрнең торышы турында сорады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада ковид белән авыручылар саны арту фонында, санитар-эпидемиологик чараларны катгыйландыру турындагы мәсьәлә иң беренче бурычларның берсе булып тора.
"Картлар интернат-йортларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген сакларга һәм Роспотребнадзорның барлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кирәк булса, учреждениеләрдә булуны чикләргә туры киләчәк", - дип ассызыклады министр урынбасары.
Моннан тыш, Юлия Ивановна җитәкчеләргә вируска каршы препаратларны һәрчак булдырырга кирәклеген искәртте. Семинарда шулай ук аерым игътибар таләп итә торган башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Алар барысы да министр урынбасары тарафыннан язып алынды.
Ахырда ул катнашучыларга #өлкәннәркөне2021 фоточелленджын үткәрү һәм анда катнашу турында искә төшерде.