конкурсында җиңү яулады
Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Анатолий Шмаков республика бәйгесендә “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә җиңү яулады.
Узган атнада шәһәр Мәдәният сараенда республиканың картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында социаль хезмәтләр алучылар арасында игълан ителгән “Безнең як осталары” бәйге-фестиваленә йомгак ясалды. Аны июль азагында Татарстанның Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы игълан иткән иде. Бу көнне Мәдәният сарае сәхнәсендә алар өчен өлкәннәр көненә багышланган концерт үтте. Биредә конкурсның “Нәфис сүз” номинациясе җиңүчеләре дә чыгыш ясап, үзләренең актерлык һәм сөйләм осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш, фойеда оештырылган күргәзмәдә теләүчеләр “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә катнашучыларның эшләре белән таныша алдылар. Фестивальнең җиңүчеләре һәм призерларын республиканың Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры урынбасары Юлия Абдреева котлады. Үзенең сәламләү чыгышында ул әлеге бәйгенең республика интернат-йортларында нинди сәләтле кешеләр яшәвен күрсәтү өчен оештырылуын әйтеп узды. – Быел пандемия аркасында бәйге дистанцион рәвештә үтте, шуңа да барлык эшләр дә видео форматта кабул ителде. Без 12 җиңүчене сайлап алдык, – диде Юлия Ивановна. Шунысын да билгеләп үтик, бәйгедә катнашу өчен 17 интернат-йорттан 25 заявка кергән булган. Җиңүчеләр арасында исә Нурлат интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Анатолий Шмаков та бар, аңа “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә беренче урын яулавы өчен министрлыкның дипломы тапшырылды. Аны һәм башка җиңүчеләрне министр урынбасары үзе бүләкләде. Анатолий Александрович районда үзенең таланты белән күпләргә таныш. Аның шөгыле хакында безгә интернат-йортта хезмәт буенча инструктор булып эшләүче Наталья Родионова сөйләде. – Аның иҗаты сокландырырлык. Эшчәнлекнең башка төрләрендә дә сәләтләре күп. Бер үтенечне дә кире какмый, шул ук вакытта бик тыйнак кеше булып кала. Мондый бәйгеләрдә беренче генә җиңүе түгел, ул аларда һәрчак теләп катнаша, – диде ул. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде. Ул министр урынбасарына республика бәйгесенә йомгак ясау мәйданчыгы итеп нәкъ менә Нурлатны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.