Нурлат-информ» хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясатты

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Нурлат-информ»да прививка көне: Нурлат район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре безнең коллективны гриппка каршы вакциналаштырдылар.

Моның өчен безгә үз эш урыннарыбыздан китәргә туры килмәде, чөнки вакцинация «Нурлат-информ»бинасында ук оештырылды.

"Көз җитү белән гриппка каршы прививка ясау мөһим профилактик чара булып тора. Авырмас өчен, һәрхәлдә, инфекцияне кичерү җиңелрәк үтсен өчен, әлбәттә, вакциналаштыру узу яхшырак.

«Ультрикс Квадри» вакцинасы җиңелрәк үзләштерелә, аны ясату да уңайлы, ул шприц-флаконда», – диде участок шәфкать туташы Лилия Гыйниятуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International