«Нурлат-информ» журналистлары Нурлат район хастаханәсенең провизор бүлегендә булдылар.
Хәзерге вакытта биредә 25 пациент бар, көн саен бирегә коронавируслы 10-12 кеше китерелә. Аларның яртысы-авыр хәлдә.
«Кайберләренең канда кислород сатурациясе 70-75, 80-85 процент тәшкил итә, аларны Чистайда вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә озатабыз. Бирегә килүчеләрнең 90-95 проценты-вакцинация узмаган, 60 яшьтән өлкәнрәк, шуңа охшаш хроник авырулары булган пациентлар", - диде провизор бүлеге мөдире Фидаил Галәветдинов.