Нурлатта коррупциягә каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Район башлыгы, әлеге комиссия рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия каравына 4 мәсьәлә чыгарылды.

Беренче һәм икенче мәсьәләләр буенча район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рүзәл Гыйләҗев чыгыш ясады.

Алар комиссиянең алдагы утырышы беркетмәсенең үтәлеше, шулай ук 2015-2024 елларга Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне үстерү программасы чараларының 2021 елның 9 аенда үтәлешенә кагылышлы иде.

Докладчы үз эшчәнлегенең барлык аспектларына да җентекләп тукталды. Аерым алганда, агымдагы чорда республикада коррупциягә каршы гамәлдәге нормаларны куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү нигезендә 6 норматив хокукый акт кабул ителде, дип билгеләп үтте.

Район башлыгы, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Алмаз Әхмәтшин әлеге сөйләшүгә йомгак ясады. Ул җитәкчеләрне үз эшендә мәгълүматның ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге принцибына таянып эш итәргә, шулай ук гамәлдәге законнарны бозмас өчен, документлар белән эшләгәндә игътибарлы булырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International