Нурлат районының ерак авылларында яшәүчеләр үз торак пунктында флюорографияне узу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар.
Узган атнадан башлап Нурлат районы авылларында Бөгелмә туберкулез үзәгенең мобиль флюорография җайланмасы эшли.
"Бу көннәрдә 630га якын авыл кешесе флюорографияне мобиль рәвештә узу мөмкинлегеннән файдаланды. Ерак торак пунктлардан барлыгы 5000ләп кешене колачлау планлаштырыла. Агымдагы елның мартында күчмә флюорография кысаларында 10 көн эчендә 830 авыл кешесе флюорография тикшерүен узды", - диде Нурлат район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.
Баш табиб урынбасары сүзләренә караганда, Нурлат районында әлеге җайланма октябрь ахырына кадәр эшләячәк. Район авыллары, шул исәптән Нурлаттан еракларына ул билгеләнгән график буенча бара