Нурлат бердәмроссиялеләре «Тулпар»да йөзү буенча турнир үткәрде

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Чара «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» проекты кысаларында оештырылды.

Әлеге партия проектының координаторы булып Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев тора.

Йөзү буенча ярышларда спорт мәктәбендә спортның бу төре белән шөгыльләнүче утызга якын малай һәм кыз катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш киеренке барды. Нәтиҗәдә, иң көчле спортчылар бүләкләргә лаек булды.

 

Җиңүчеләрне грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International