Нурлатта Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Комиссия утырышына шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, шулай ук аларның урынбасарлары чакырылган иде. Көн тәртибендә милли мәгарифне үстерү, татар һәм чуаш телләрендә укыту һәм тәрбияләү белән сыйныфлар булдыру мәсьәләсе каралды.
Утырыш район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.
Аның эшендә районның иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре дә катнашты.