“Буратино” балалар бакчасы тәрбиячесе Рәхмәт хатына лаек булды

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова һәм  Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Галәмова тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем оешмалары хезмәткәрләре көнендә Нурлат шәһәренең "Буратино" мәктәпкәчә белем учреждениесендә булдылар.

Алар балалар бакчасы коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, аларга яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар һәм яңа үрләр яулауларын теләделәр.

 Шулай ук Әлфия Салих кызы һәм Гөлия Илгиз кызы «Ак калфак» оешмасының җирле Нурлат бүлекчәсе  әгъзасы тәрбияче –Гүзәл Минһаҗевага районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International