2021 елның 28 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында  2021 елның 28 сентябрендә төнлә һәм көндез (Казанда төнлә һәм иртән) урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

2021 елның 28 сентябрендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с кадәр тизлектә, минималь һава температурасы төнлә +2..-2˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+11˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International