Шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат муниципаль районының барлык милек рәвешләрендәге предприятие, оешма җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча киңәйтелгән планерка булды.
Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Марсим Вилданов районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында сөйләде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймовның чыгышы шәһәр һәм районның ишегалды территорияләрен, юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү эшләренең барышына багышланган иде.
Планеркада шулай ук терлекләрне кышлату чорына күчү мәсьәләсе дә каралды. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исхаков җентекләп сөйләде.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча район социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева чыгыш ясады.
Нурлат шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Сирень Садыйкованың доклады район территориясендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек барышына багышланган иде.
Районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге агымдагы елның август-сентябрь айларында ирешкән төп казанышлары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сөйләде.
Гадәттәгечә, киңәйтелгән планеркаларда районның авыл җирлекләрендә алып барыла торган эш һәм аларны үстерү перспективалары турында да фикер алышалар. Бүген катнашучылар алдында Тимерлек һәм Богдашкино авыл җирлекләре башлыклары Владимир Гаврилов һәм Алевтина Михайлова хисап тотты.
Нурлат муниципаль районы территориясендә 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенең барышы турында районара почтамт начальнигы Рафиз Ногманов сөйләде.
Киңәйтелгән планерка Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды.