Атна башында аграр техникум базасында VII “Абилимпикс” һөнәри осталык илкүләм чемпионатының республика этабы кысаларында “Чыбыктан үрү” номинациясе буенча ярышлар үтте. Анда республиканың өч районыннан вәкилләр катнашты, нурлатлылардан тыш, Спас һәм Чистай районнары вәкилләре дә чыгыш ясады. “Абилимпикс” – һөнәри осталык бәйгесе генә түгел, ул мөмкинлекләре чикле кешеләргә алга таба үз юлларын табарга ярдәм итә. Чемпионат өч яшь категориясендә уза, – дип билгеләп үтте чараны ачу тантанасында техникум директорының укыту-методик эш буенча урынбасары Алла Терентьева