ЮХИДИнең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре «Тоннель»операциясе үткәрде.
Бу юлы хокук сакчыларының традицион рейды аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Самаренкин урамында узган профилактик чарада барлыгы 5 экипаж катнашты.
Кыска гына вакыт эчендә 7 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Пыялаларында үтәкүренмәлелек техник регламент таләпләренә туры килмәгән транспорт чарасы хуҗасына беркетмә төзелде. Рейд барышында автоинспекторлар шулай ук куркынычсызлык каешын кулланмау, тахографсыз транспорт чарасы белән идарә итү, дәүләт теркәү билгеләре укылмаган транспорт белән идарә итү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган.
“Нурлат районы юлларында аек булмаган шоферларга каршы көрәш бүлек хезмәткәрләре алдында торган өстенлекле бурычларның берсе булып кала бирә. Чираттагы тапкыр нурлатлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырам, бу сезнең гаилә бюджеты акчаларын янга калдырып кына калмаячак, ә сезнең куркынычсызлыкны да саклаячак», – дип кисәтә Нурлат автомобильчеләрен районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.