Нурлатта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен районның мәктәпкәчә хезмәткәрләре билгеләп үтә.

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

“Буратино” балалар бакчасының тату коллективы да бу көнне котлаулар кабул итәчәк. Әлеге мәктәпкәчә учреждение районда иң “яшь”ләрдән саналса да, бүген аның хезмәткәрләре үзләренең уңышлары белән мактана алалар. Ә аларга ирешү өчен командада эшли белергә, үзалдыңа кыю максатлар куярга кирәк.

– Бакчабызның педагогик коллективы иҗади, бездә 62 кеше эшли, шуларның 27се – тәрбиячеләр. Аларның барысы да тырыш һәм актив кешеләр, – дип үз коллегаларын мактап телгә ала бакча мөдире Гөлсинур Әбделманова. Мәктәпкәчә учреждение белән ул төзелә башлаганнан бирле җитәкчелек итә. 30 елдан артыграк стажга ия педагог яңа балалар бакчасында сабыйларга уңайлы булсын өчен һәм коллективны туплауга күп тырышлык куйган. Аның җитәкчелегендә тәрбиячеләр зур уңышларга ирешәләр, аларның район, республика, федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яуланган күпсанлы җиңүләре дә шул хакта сөйли. Күптән түгел откан федераль грантлары исә биредә чын һөнәрмәннәр коллективы эшләвен күрсәтә. Грант чараларына балалар бакчасы базасында консультация үзәге ачылган. Коллектив эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – балаларга билингваль тәрбия бирү. Тәрбиячеләр татар, рус, чуваш халыкларының милли традицияләрен торгызуга зур игътибар бирәләр. Коллектив экологик юнәлештә дә актив эшли, педагоглар экоакцияләрдә һәм чишмәләрне чистарту буенча өмәләрдә катнашалар. 2019 елда “Буратино” “Россия – территория “Эколят – молодых защитников природы” Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын яулады. Балалар бакчасында профсоюз линиясе буенча да эшнең яхшы куелган булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ел саен тәрбиячеләр һөнәри осталык бәйгеләрендә дә катнашалар һәм һәрчак призлы урыннар алалар.

– Иң мөһиме – һәр баланың күңеленә ачкыч ярату, алар сиңа ышанырлык булсын. Әгәр эшеңнән канәгатьме дип сорасалар, әйе, дип җавап бирәчәкмен. Элеккеге чыгарылышларыңның янып торган күзләре белән очрашып, аларның сиңа килеп үзләренең уңышлары турында сөйләүләрен тыңлаганда, эшеңнең бушка булмавын аңлыйсың, – дип әңгәмәбезгә кушылды “Ел тәрбиячесе-2019” республика бәйгесе финалисткасы Изилә Рәхмәтуллина.

Үз һөнәри бәйрәмнәрен белем бирү хезмәткәрләре эш урыннарында каршы алачак, ә балаларның мәхәббәте һәм ата-аналарның хөрмәте аларга иң яхшы бүләк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International