Фома авылы мәчете социаль проект конкурсында катнашырга планлаштыра

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы гранты ярдәмендә биредә балалар мәйданчыгы ясарга планлаштыралар.

Фома авылындагы икенче мәхәллә мәчете мәдәният йорты янында балалар өчен уен мәйданчыгы төзү инициативасы белән чыкты. Бу идеяне Фома авыл җирлеге башкарма комитеты да хуплады. Башта бергәләп территорияне тәртипкә китерделәр, аны иске агачлардан чистарттылар, корыган үләнне җыештырдылар, яшь үсентеләр утырту өчен җирне йомшарттылар.

Хәзерге вакытта авыл паркына нигез салу өчен социаль проект булдыру өстендә бергәләп эшлиләр, аның белән ТР Икътисад министрлыгы грантлары конкурсында катнашырга планлаштыралар.

«Бу урын күптән буш тора. Нишләп монда парк ясамаска? Мәктәп укучылары биредә ял итсәләр, спорт белән шөгыльләнсәләр, яшьләр дә бирегә килер иде. Ни белән дә булса шөгыльләнүче балаларның начар уйга вакыты калмый. Җәй көне мәчет каршында балалар өчен курслар да оештырыла, һәм бу алар өчен дә ял итү урыны булыр иде», – ди мәчетнең имам-хатыйбы Гомәр Гыйниятуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International