Республика май аенда Казанның 175нче гимназиясендә булган хәлләрдән соң тынычланырга да өлгермәде әле, уку йортында тагын атыш... Бу юлы Пермьдә.
Фаҗига балаларыбыз иминлеге турында тагын бер кат уйланырга этәрде.
– Уку елы алдыннан район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә дә видеокүзәтү системасы бар, шәһәрдәгеләрендә телдән хәбәр биргечләр урнаштырылган. Моннан тыш, педагоглар белән тиешле инструктажлар үткәрелде, – дип билгеләп үтте район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Алсу Рәхмәтуллина. Хәлгә урында бәя бирү өчен, без мәктәпләрнең берсендә булып кайтырга карар иттек. Шәһәр гимназиясендә бу җәйдә куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар биргәннәр. Моңа кадәр булган 4 видеокүзәтү камерасына тагын 8 камера өстәлгән. Алар тәүлек әйләнәсе бина эчендә һәм тышында барган бар нәрсәне төшереп тора.
– Өлешчә кабинетларга телдән хәбәр биргечләр куйдык. Хәзерге вакытта сыйныф бүлмәләрен алга таба җиһазлау буенча эш алып барыла. Хәвеф сигналы төймәсе –быел кертелгән яңалыкларның берсе. Гимназиягә кергәндә куелган стационар хәвеф төймәсеннән тыш, аның белән идарә итү пультлары да булдырылды: аларның берсе миндә, икенчесе – сакчыда. Һәр көнне иртә белән Росгвардия хезмәткәрләре системаның төзеклеген тикшерә, – диде гимназия директоры Гүзәл Хәмәдиева. Сүз уңаеннан, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә педагоглар белән инструктажлар үткәрә. Шул көннәрдә Нурлат ведомстводан тыш сак бүлеге инспекторы Сергей Ефимов гимназиядә дә хезмәткәрләргә террорчылык акты булганда эш итү тәртибе турында җентекләп сөйләгән. Террорчылыкка каршы гамәли өйрәнүләрне биредә укучылар өчен дә үткәргәннәр, моннан тыш, педагоглар да тематик сыйныф сәгатьләре һәм иминлек дәресләре үткәрәләр.
– Гимназиягә кергәндә контрольне көчәйттек. Бездә бинадан керү һәм чыгу юлы бер генә, уку процессы вакытында барлык ишекләр дә бикләнә. Чит кешеләрне кертмибез. Әти-әниләргә теге яисә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булса, алар янына сыйныф җитәкчесе яки директор чыга, – диде Гүзәл Рафаэловна. Мондый куркынычсызлык чаралары районның барлык белем бирү учреждениеләрендә дә күрелгән. Тик бер генә хәвеф төймәсенә дә куркыныч янау сәбәбе белән басарга туры килмәс, дип ышанасы килә.