"Спорт" паркы стадионында уен 15.00 сәгатькә билгеләнгән.
Иртәгә Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында футбол буенча район Кубогы кысаларында чираттагы очрашу узачак. Быел Кубок 5 команда катнашында уза, бу – «Союз», «Тулпар», «Легион», «Спартак» һәм «АТП». Уеннар узган атна ахырында старт алды, чираттагы очрашу якшәмбе көнне, 26 сентябрьдә, «Спартак» һәм «Легион»командалары арасында узачак. Уен 15.00 сәгатьтә башлана