Өмәгә Кормыш микрорайонында да актив кушылдылар.
Микрорайонда яшәүчеләр, алар арасында яшь буын вәкилләре дә, өлкән яшьтәгеләр дә күп иде, эшне иртәнге 7дән башладылар. Мәчетнең имам-хатыйбы Габделхак Шәяхмәтов һәм зиратны караучы Минталип Кәримов җитәкчелегендә зират территориясен чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннән чистарттылар, кипкән агачларны җыйдылар.
"Зиратта елга ике тапкыр өмәләр уза, һәрвакыт халык актив катнаша һәм бу юлы да 50гә якын кеше килде. Быел һава торышы да эшләргә ярдәм итте, иртәдән кояш чыкты. Чүп чыгару өчен техниканы да халык үзе бирде. Өмә җәмәгать намазы белән тәмамланды”, - дип билгеләп үтте 8 нче “Кормыш” ТИҮ рәисе Рауза Ханеня, изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдереп.