“Татнефть” Компаниясенең грант чаралары хисабына биредә яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Шул уңайдан авыл халкы шарлар, уеннар һәм биюләр белән чын бәйрәм оештырды. Чарага кунак буларак “Татнефть”нең Нурлат районы буенча Социаль программалар өчен җаваплы үзәге җитәкчесе Ришат Сафиуллин чакырылган иде. Ул җирлек халкын шатлыклы вакыйга белән котлады һәм проект авторы – авыл кибетен товарлар белән тәэмин итүче Елена Захаровага рәхмәт белдерде. Нәкъ менә аның инициативасы белән Иске Чаллы балаларының хәзер спорт белән шөгыльләнер һәм актив уеннарда катнашыр өчен бик яхшы урыннары бар.
– Бәйгегә заявканы мин әтием киңәше буенча җибәрдем. Ул безнең бик эшлекле: Биләр авылында мәктәп директоры булып эшли, “Яшьармияче” клубын оештырган кеше, анда яшьләр белән эшләү буенча белгеч булып тора. Әтием грантка заявканы “Тарихи мирасны саклау” номинациясе буенча җибәргән иде, мин – “Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм”ны сайладым. Һәм шунысы гаҗәеп һәм шатлыклы да – икебез дә җиңүчеләр арасына кердек, ә бүләкләү тантанасында бергәләшеп дипломнарыбыз белән фотога төштек! – дип сөйләде Елена Захарова. Актив ял өчен “Спорт” паркы проектын тормышка ашыруга “Татнефть” тарафыннан 490000 сум акча бүлеп бирелгән. Алар хисабына кирәкле җиһазлар, шулай ук коймалар һәм эскәмияләр сатып алганнар. Аларны урнаштыру белән авыл җирлеге башкарма комитеты шөгыльләнгән, үз акчаларына бригада яллаган, җир участогын рәсмиләштергән һәм тигезләттергән. Август азагы-сентябрь башында клуб һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре территорияне җыештырганнар, тәртипкә салганнар һәм балалар, ниһаять, яңа тренажерлар һәм атынгычларны сынап карый алганнар.
– Мәктәбебездә 119 бала укый. Безгә тирә-күрше авыллардан да балалар укырга килә һәм бер зур гаилә сыман яшибез. Мәйданчыкны мәктәп һәм балалар бакчасы янында корулары да бик яхшы булды. Биредә үк яңа ФАП һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы да урнашкан. Бу уңайлы һәм шул ук вакытта куркынычсыз да, балалар һәрчак ышанычлы күзәтү астында, – ди мәктәп директоры Владимир Белогубов. Иске Чаллы авылы халкы бик бәхетле һәм “Татнефть” Компаниясенә шундый бүләк өчен олы рәхмәтләрен белдерәләр. Иске Чаллы балаларының хыялын тормышка ашырган Елена Захарова да моңа шатланып туя алмый.
– Товар белән тәэмин итүче булып эшләсәм дә, белгечлегем буенча физик тәрбия укытучысы мин. Һәм авыл балалары өчен икеләтә шатланам, аларның хәзер уйнар һәм актив ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Алар моңа бик лаек! “Татнефть”кә рәхмәт!