Нурлатта чираттагы түләүсез юридик ярдәм көне узды

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенә 8 нурлатлы мөрәҗәгать итте.

Бүген Нурлат бердәмроссиялеләре халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә кушылды. Партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә нурлатлылар Пенсия фонды белгече, нотариус, адвокат һәм БТИ юрисконсультына мөрәҗәгать итә алдылар. Көн дәвамында белгечләр 8 кешегә төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде. Нурлат районында яшәүчеләр фатир сату-алу, йортны, мирасны теркәү, пенсиягә чыгу өчен документларны торгызуда һәм дөрес рәсмиләштерүдә, ЧАЭСТА катнашучының тол хатынына пенсия билгеләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International