Медиклар нурлатлыларны ревакцинациягә килергә чакыра

2021 елның 24 сентябре, җомга

Грипп сезоны әле башланмаган, әмма авыру белән очрашмас өчен, алдан күрүчән нурлатлылар инде бүгеннән прививка ясатырга ашыгалар. Чөнки гриппка каршы вакциналаштыру башланды инде.

 – Гриппка каршы прививканы 5800дән артыграк нурлатлы алырга өлгерде, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова.

 – 6100 доза вакцина кайтты, аны балалар да, өлкәннәр дә, шул исәптән 60 яшьтән узганнар да ясата ала. Әлеге профилактика чарасы белән беррәттән коронавируска каршы вакциналаштыру да дәвам итә, аны районда яшәүче 14888 кеше алган, шуларның 3050се – 60 яшьтән узганнар. Билгеле булганча, коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштыру районда әле узган ел азагында ук башланып киткән иде. Бу атнада исә район хастаханәсе поликлиникасында ковидка каршы ревакциналаштыру башланды. – Икенче вакцинаны беренче прививкаларын 6 ай элек ясаткан кешеләр ала ала, – диде Татьяна Геннадьевна. Нурлат районы үзәк хастаханәсендә вакциналаштыру һәм ревакциналаштыру өчен дә препаратларның һәр 4 төре дә бар. Баш табиб урынбасары сүзләренә караганда, ревакциналаштыру өчен вакцинаның төрен табиб билгели. Кичәге көнгә моннан ярты ел элек вакцина ясаткан 10лап нурлатлы икенче прививкаларын алган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International