Татарстан Республикасы буенча 24 сентябрьдә кичен һәм 2021 елның 25 сентябрендә төнлә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Яңгыр вакытында үзеңне ничек тотарга
Явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча, фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшыру чараларын кертегез.
Әгәр Сез яңгыр яуганда урамда калсагыз, җир асты кичүләренә һәм башка тирәнрәк биналарга төшмәгез. Су басу куркынычы янамаган югарырак урнашкан биналарга кереп ышыкланырга тырышыгыз.
Әгәр сез торган бинаны су баса икән, аны калдырып китәргә тырышыгыз һәм якын арадагы биегрәк урынга күчегез.
Бинадан чыгып китү мөмкин түгел икән, югарыдагы катларга менегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне тыгызлап ябыгыз һәм 101 телефоны буенча үзегезнең МЧС дежур хезмәтенә үзегез турында хәбәр итегез.
Әгәр яңгыр сезне шәхси транспортта эләктерсә, су баскан участокларны узарга тырышмагыз. Су бик тиз килгән очракта, транспорт чарасын ташлап, җирлекнең югары участогына яки якын бинага барыгыз.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.