Бүген Нурлат районы делегациясе шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров җитәкчелегендә ТР чуваш язучыларының һәм туган якны өйрәнүчеләрнең V съездында катнаша.
Делегация составында җирле шагыйрьләр Валентин Бурайкин, Иван Павлов, Андриян Григорьев, район Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева, «Нурлат-информ» хәбәрчесе Маргарита Литта бар.
Көн тәртибендә – Язучылар берлеге секретаренең отчет доклады, республика чуваш язучылары берлеге рәисен сайлау, Владимир Кашкаровның «Танго над пропастью» китабын тәкъдир итү һ.б. иде.
Чарада Владимир Кашкаровка һәм Богдашкинодан Вячеслав Панковка «Чуаш Республикасының Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» истәлек медале тапшырылды, Валентин Бурайкинны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.