Районда федераль льготага ия булучылар социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту турында гариза биреп өлгерәләр әле.
Моңа бер атна гына кала. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне-30 сентябрь.
Билгеләп үтүләренчә, социаль пакетны алу варианты белән яңа бирелгән гариза, киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Белгәнебезчә, социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллану юнәлешендә дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына путевкалар, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрүне үз эченә ала.