Нурлат районында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкка зур игътибар бирелә.
Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә практик дәресләр, сыйныф сәгатьләре һәм әңгәмәләр уза.
Шушы көннәрдә шундый очрашу шәһәрнең 9нчы мәктәбендә дә узды. Биредә Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм «Форпост» үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин катнашында «Терроризм – җәмгыятькә янау» темасына түгәрәк өстәл узды.
Өлкән сыйныф укучылары әңгәмәдә актив катнаштылар, төрле темаларга сораулар бирделәр.