Нурлат коткаручылары кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмәләр үткәрде

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 22 сентябрендә «Татнефть» ГАҖ ЦУИРМ ЦОБ бинасында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үтте.

Кешеләр күп була торган объектларда янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча гамәли күнегү дәресләре расланган график нигезендә оештырылды. Тренировка барлык таләпләрне үтәп уңышлы узды.

Мондый дәресләр персоналны янгын куркынычы һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәли күнекмәләрне камилләштерү, янгын чыккан очракта административ биналардан һәм социаль өлкә объектларыннан эвакуацияләү вакытында тиз төгәл карарлар кабул итү өчен кирәкле тотрыклы күнекмәләр алу максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International