Нурлат укучылары «Сугышчан туганлык» музеенда булдылар

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген шәһәрнең 3нче мәктәбенең 4А сыйныф укучылары «Сугышчан туганлык» эзтабарлар отряды музеенда булды.

Эзтабарлар музее Халыклар дуслыгы йортында урнашкан.

Балалар «Форпост» үзәге директоры Илгиз Сәйфуллинның Бөек Ватан сугышы, якташларының фронттагы һәм тылдагы батырлыклары турында сөйләвен кызыксынып тыңлады.

Илгиз Риязович балаларны Бөек Ватан сугышы чорындагы сугыш кырларыннан алып кайткан музей экспонатлары белән таныштырды. «Сугышчан туганлык» эзтабарлар отряды музее экспонатлары балаларда зур кызыксыну һәм соклану уятты. Әңгәмәдән соң укучыларга экспонатларны карау мөмкинлеге бирелде.

Укучылар кызыксынып гильзалар, винтовкалар, немец каскалары һәм башка бик күп нәрсәләрне карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International