Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов гимназия укучылары белән очрашты. Чарада ул балаларга үз хезмәте турында сөйләде, экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Шикле әйберләрне очратканда, экстремизм һәм террорчылык күренешләренә тап булганда саклык чаралары күрү турында искәртте, аларның төрләре, характерлы билгеләре хакында сөйләде.
– Экстремизм һәм террорчылык кешелекнең иң куркыныч проблемаларыннан берсенә әверелде. Аларга каршы көрәштә профилактика зур урын алып тора. Шуңа без гимназиядә мондый чараларны даими үткәрәбез, – диде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Евлейкина.