Дүшәмбе көнне районда юл хәрәкәте иминлеге атналыгы башланды.
Профилактик акциянең беренче көннәреннән алып автоинспекторлар балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эшне активлаштырдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Илдар Әхмәтҗанов мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә булды. Биредә ул учреждениедә тәрбияләнүчеләр белән дә, аның педагогик коллективы белән дә әңгәмә үткәрде.
Ә бүлек хезмәткәрләре Алексей Мордвинов һәм Илназ Закиров Андреевка мәктәбендә ата-аналар җыелышында чыгыш ясадылар. Авыл халкы белән очрашуда күтәрелгән тема-балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау.
«Без ел саен сентябрь аенда куркынычсызлык атналыгын уздырабыз. Бу чорда район юлларында балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештырабыз», – дип билгеләп үтте Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.