Чарага Нурлат шәһәренең 4 нче мәктәбе укучылары чакырылган иде.
«Бу мәктәп укучылары беренче тапкыр гына коткаручылар янына экскурсиягә килмиләр. Монда балаларны махсус техника, янгын сүндерү-техник җиһазлар, җайланмалар белән танышалар һәм хәтта янгын сүндерүчеләр хезмәтенең кайбер серләрен дә ачалар», - дип сөйләде 73 ПСЧ хезмәткәре Ландыш Рәҗәпова.
Балалар белгечләрнең хикәяләрен кызыксынып тыңладылар, алар белән фотога төштеләр.
73 ПСЧ хезмәткәрләре балаларны янгын сагының ялган чакырулары статистикасы һәм бу шаяруның нәтиҗәләренең җитдилеге белән таныштырдылар.
Очрашу ахырында балаларга ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерделәр. Хәзер, прогресс алга барганда, гадәттәге 01, 02, 03 һәм 112 номерларыннан тыш, аларның мобиль вариацияләре дә барлыкка килде.
Укучылар янгын коткару бүлегеннән телефоннарында бик күп истәлекле фотографияләр, шулай ук яңа белемнәр һәм якты тәэсирләр белән таралыштылар.