Сөрем газының бинага эләгү ихтималын булдырмас өчен, газ, каты ягулык һәм сыек ягулык приборларына саф һава керүен тәэмин итәргә кирәк.
Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә кислород җитмәү ягулыкның тулы булмаган күләмдә януына һәм сөрем газы барлыкка килүгә китерә.
73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Таңсылу Әхәтова янгын газы белән агулануны профилактикалау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
"Башта ягулык белән эшләүче җайланмаларның төзеклеген даими тикшерергә, шулай ук мич торбалары, төтен юллары һәм вентиляцион люкларның торышына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук мондый җиһазлар кулланыла торган биналарны яхшы җилләтелүе турында да кайгыртырга кирәк. Һичшиксез, ут сүнгәнче, мич төтен чыга торган юлдагы капкачны япмаска кирәк", - дип сөйләде белгеч.