Нурлатта социаль ташламаларга хокукын 40 кеше яңарткан

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәтендә хәбәр итүләренчә, агымдагы ел башыннан башлап социаль пакетны яңарту хокукыннан 40 нурлатлы файдаланган.

Районның федераль ташламаларга ия булучылар социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту турында гариза бирергә өлгерәләр әле. Моңа бер атна гына кала. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне-30 сентябрь.

«Әмма узган ел бушлай дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк", - дип мөрәҗәгать итә клиентлар хезмәте начальнигы Рушания Шакирова.

Ул шулай ук яңа бирелгән гаризаның сайлап алынган социаль пакетны алу варианты белән киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча дару препаратларын медицина юнәлешендә куллану өчен, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары; төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрүне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International