Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2гә кадәр салкыннар көтелә.
Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр-көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар килеп чыгу ихтималы арта.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук чыбыгында изоляциясе зарарланган приборлардан файдаланырга ярамый;
- кулдан ясалган электр җылыту приборларын һәм җылыткычларны кулланырга ярамый, алар бары завод җитештергән генә булырга тиеш;
- яңа электр җиһазларын сатып алганда һәм урнаштырганда әлеге җиһазның сертификатлаштырылган булуы мөһим, ә эксплуатацияли башлар алдыннан инструкциясе белән танышыгыз;
Электр приборларын кулланганда сезнең куркынычсызлык игътибарлылыкка һәм саклыкка бәйле.
янучан предметлар һәм материаллар янында электр приборларын урнаштыру тыела;
- Озак вакытка челтәргә тоташтырылган электр приборларын караучысыз калдырырга ярамый;
- берничә приборны 3-4 тоташтыргыч вилка ярдәмендә бер розеткага тоташтыру катгый тыела;
- электр вилкасы яки электр приборының каты җылынуы ачыкланган очракта, кичекмәстән аны сундерергә.
Кырау төшүгә бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш үсентеләренең һәм орлык культураларының һәм үсемлекләрнең чәчәк бөреләренә зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә.
Яшь үсентеләрне өшүдән коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, бушкуыклы пленка, салам яки тростник маталар). Культураларны туңдырудан төтен җибәрү (төтен кую) ярдәмендә дә сакларга була, Моның өчен төтен шашкалары яки төтенли торган учаклардан файдаланырга була.
Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.